erid:2VtzquqpS7d
Быел 16 яшь тулганнарга 10 мең сум биреләме?
Арча яңалыклары

Быел 16 яшь тулганнарга 10 мең сум биреләме?

3 яшьтән 16 яшькә кадәрле балаларга 10 мең сум бирү турында безгә сораулар килә.

Сорауларның берсе:

- Быел 16 яшь тулганнарга 10 мең сум биреләме?

Бу сорауга Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлеге белгече Миләүшә Сабирова җавап бирә:

- 2020 елның 11 маена кадәр 16 яше тулган балаларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча бирелми. Чөнки Россия Президенты Указы 2020 елның 11 маенда (317) чыкты. Ә 11 майдан  16 яше тулганнарга ул акча бар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев