Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Быел соңгы кыңгырау бәйрәме булачакмы?

    Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү форматы турында карарны һәр төбәк үзе кабул итәчәк

    Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү форматын билгеләү буенча соңгы карарны федерация субъектлары хакимиятләре кабул итәчәк. «Татар-информ»да хәбәр ителгәнчә, бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдерде.

    «Күпләрне уку елы ахырында соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең ничек оештырылачагы борчый. Эпидемиологик хәл бу бәйрәмнәрне традицион форматта үткәрергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Әмма, һичшиксез, соңгы карарны һәр төбәктә аерым кабул итәчәк», — диде мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

    Реклама

    Интертат

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: