erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чаңгы спорты сөючеләр Мөрәлегә җыелды

Мөрәледә чаңгычылар ярышты.

Арча мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылында “Мәйдан” спорт-күңел ачу полигонында чаңгы ярышлары уздырылды. Анда ТР МДН  мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, Татарстанның көньяк төбәге казые - Равил хәзрәт Зөфәров та булды. Ул ТР МДН рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламен район халкына җиткерде һәм нәсыйхәттә  булынды. Аның кулыннан, Арча районы Аксакаллар шурасы рәисенә Расип хәзрәт Набиуллингә ТР МДН "Бердәмлек" медале бирелде һәм оештыруда ярдәм итүчеләргә, мөфтиебез исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чаңгы ярышында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен, яшь категорияләренә карап, махсус дистанцияләр булдырылды. Барлыгы – җиде төркем: 2009-нчы елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр, 2006-2008, 2004-2005, 2002-2003, 35 яшь һәм аннан яшьрәкләр, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, шулай ук, Арча мөхтәсибәте имамнары, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимәләр. Дистанциянең озынлыгы, катнашучының җенесенә һәм яшенә карап, 500 метрдан алып 5 километрга кадәр ераклыкны тәшкил итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек, командалар буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр, медаль һәм дипломнар тапшырылды.Спорт чарасын ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең, Арча районы мөхтәсибәте белән Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды һәм елдагыча чаңгы ярышында, Татарстанда яшәүче һәр кеше катнаша алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X