Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чират торабыз

    Нәрсәгә дип уйлыйсыз?

    Даруга! Аптекада! Иртәнге якта чират торасы килмичә аптекадан чыгып киткән идем инде. Төшке аштан соң керсәм -- тагын чират! Кем нәрсә ала. Берәүләр салкын тигәннән, икенчеләр кан басымыннан, өченчеләр...

    Бер олы яшьтәге апа парацетамол шушында гына икән дип, салкын тигәннән шуны сорады.

    -- Элек ипине чират торып ала идек, хәзер даруны, -- диде.

    Реклама

    Икенчесе:

    -- Дөрес яшәмибез, шуңа авыртабыз, -- диде. -- Дөрес тукланырга, күп хәрәкәтләнеркә кирәк. Авыртмыйсың. Әнә, онкологияне медицина җиңми бит, ә халык медицинасы белән яшиләр.

    Һәркемдә хаклык бар кебек... Сез ничек уйлыйсыз?

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 17 февраль 2020 - 22:44
      Без имени
      Чиратта куп вакыт тора башладык хэрэкэткэ вакыт калмый.