erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чисталык ике айлыгы бара

Җыештырыйк!

1 апрельдән 31 майга кадәр районда чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү айлыгы бара. Кыштан язга чыкттык. Карлар да эреп бетте диярлек. Җир өсте кардан ачылгач, бар чүп-чар күренә башлый. Тизрәк аларны җыештырып алырга иде. Бүген Арча шәһәр советы башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәәтуллина белән рейдка чыгып кердек. Элеккеге еллар белән чагыштырганда Арча күпкә чистарды. Капка төпләренә теләсә нәрсә куймый башладык. Үз тирәбезне җыештырабыз. Чисталыкка ни җитә! Арчаның 6нчы мәктәбенең 8 Г сыйныфы укучылары бердәм рәвештә өмәдә катнаша. Бүгенге рейд күрсәткәнчә, кайбер оешмалар, шәхси кибеттә эшләүчеләр үз тирәләрен чистартырга өлгермәгән. Кайбер шәхси кибетләр янында шешәләр, тәмәке төпчекләре аунап ята. Сатасың икән инде, кибет тирәсен җыештыра да бел. Рейдлар дәвам итәчәк. Таләпләрне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X