erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Д витамины җитешмәгәнен ничек белергә?

Без кояш нуры аша Д витаминын май аеннан сентябрьгә кадәр генә ала алабыз. Ә башка вакытта нишләргә соң?

Д витамины организмның күп кенә функцияләре дөрес эшләсен өчен кирәк:
1. Д витамины мускуллар тукымасының торышы өчен җавап бирә;
2. Терәк-хәрәкәт итү системасының сәламәтлеге өчен, шул исәптән чәч, сөяк, теш һәм тырнакларның торышы өчен;
3. Иммун һәм нерв системасының эшләве өчен;
4. Д витамины эритроцитлар өлгерүгә ярдәм итә, алар кислородны һәр күзәнәккә тапшыруда мөһим роль уйный;
5. Организмда витаминнар җитәрлек күләмдә булса, йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш, шикәр диабеты һ. б чирләр читләп үтәр.

Олы кешеләр өчен көнлек норма Д витамины 600 МЕ булырга тиеш.


Нинди азыкларда Д витамины күп?


Балык маенда (100 гр) - 10 000 МЕ;
Тәрәч балыгы (треска) бавырында - 4000 МЕ;
Диңгез ризыкларында - 150 МЕ кадәр;
Бавырда - 50 МЕ кадәр;
Атланмайда - 35 МЕ кадәр;
Йомырка сарысында -24 МЕ кадәр;
Иттә -13 МЕ кадәр;
Гөмбәдә – 10 МЕ кадәр.

Әгәр кояшны бик аз күрәсез икән, Д витаминына бай азыклар да җитмәскә мөмкин. Бу очракта витаминлы комплекслар эчә башларга кирәк. Әмма кальциферолның чамадан артык булуы организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә башта табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Шунысы кызык, Д витамины җитмәүдән барыннан да ешрак вегетарианлылар җәфа чигә, чөнки күпчелек витаминнар бит хайваннар ризыгында.

Д витамины җитмәү билгеләре:
Буыннар сызлау;
Рахит, остеопороз диагнозы куелса;
Аппетит булмау һәм ябыгу;
Тырнаклар уалуы, сынучанга әйләнүе, чәчнең коелуы;
Еш кәеф булмау;

Хәтер начараю.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Автор : Каспранова Ләйсән

Чыганак: d-vitamin.ru

Фото: postila.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/D-vitamini-iteshm-g-nen-nichek-belerg-160427/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X