erid:2VtzquqpS7d
Дини футбол командалары очрашты
Арча яңалыклары

Дини футбол командалары очрашты

Матур очрашу.

Бүген Арча педагокика көллияте һәм Арчаның 1нче мәктәбе спорт мәйданчыкларында дини футбол командалары ярыша. Ярышлар бара әле. Иртәнге сәгать 9да тантаналы рәвештә башланып китте ул. Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт, күрше район мөхтәсибәтләре, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һ.б. очрашуга килүче командаларны сәламләп, уңышлар теләделәр. Иң мөһиме -- күрешү, очрашу, диде алар. Арчаның шәрык өлешендә үзидарә рәисе Ринат Сафин, Арчаның Шәрык мәчете имам-хатыйбы Ильяс Дөлкәрнәев очрашуны оештыруда тырышып йөриләр.

14 команда җыелды. Түбән Камадан да килделәр. Нәтиҗәсен язарбыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев