erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дүрт арчалы транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде

Җәзасын алдылар

 

18 майда 7 сәгать 55 минутта Арча шәһәренең Комсомол урамында ЮХИДИ инспекторлары исерек хәлдәге Илнур Габделхаков идарә иткән “Киа Рио” автомобилен туктаталар.

Ул махсус прибор ярдәмендә медицина тикшерүе үтүдән һәм медицина учреждениесенә барудан баш тарта. Аңа карата административ беркетмә төзелә. 2022 елның 14 июнендә  җәмәгать судьясы карары белән 30 мең сум штраф салына, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

 

28 майда 1 сәгать 45 минутта Казан–Малмыж юлында ЮХИДИ инспекторлары “ГАЗ–3110” автомобилен туктаталар. Аның белән идарә иткән Владимир Маркелов исерек хәлдә була. Махсус прибор белән медицина тикшерүе үтүдән, медицина учреждениесенә барудан баш тарта. Аңа карата административ беркетмә төзелә, 2022 елның 14 июнендә җәмәгать судьясы карары белән 30 мең сум штраф салына, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

10 майда 4 сәгать 32 минутта Казан–Малмыж юлында ЮХИДИ инспекторлары “ВАЗ–2113” автомобилен туктаталар, аның белән идарә итүче Рамил Гыйльмуллин исерек хәлдә була. Ул махсус прибор ярдәмендә медицина тикшерүе үтүдән һәм медицина учреждениесенә барудан баш тарта. Аңа карата административ беркетмә төзелә, җәмәгать судьясының 2022 елның 14 июнендәге карары белән 30 мең сум штраф салына, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

 

26 майда ЮХИДИ хезмәткәрләре 22 сәгатьтә Арча шәһәренең М.Горький урамында “ВАЗ–21121” автомобилен туктаталар. Аның белән идарә иткән Марсель Хәйретдинов исерек хәлдә була. “Юпитер” приборы 0,463 мг/л күрсәтә. Административ беркетмә төзелә,  җәмәгать судьясының 2022 елның 14 июнендәге карары белән 30 мең сум штраф салына, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X