Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җәүдәт Хәсәнов аларның җиңүен теләгән...

    5 марттан 8 енә кадәр Түбән Камада мини баскетбол буенча республика фестивале узды.

     

    Ярышларга “Арча” спорт мәктәбенең кызлар командасы аеруча тырышып әзерләнде, чөнки элеккеге тренерлары, яраткан Җәүдәт Абдулла улы команданың призлы урын алуын бик теләгән иде. Һәм кызлар аның хыялын тормышка ашырды. Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, команда снайперлар конкурсында 3 нче, стритбол буенча 2 нче, эстафета конкурсында 4 нче, 5 кә 5 баскетбол буенча 3 нче урын алды һәм гомуми исәп буенча фестивальдә 3 нче урынга лаек булдылар. Кызларның бронза медаль ияләре булуында тренер Илсур Фәсхетдиновның тырышлыгы зур.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: