Бүген республикада экология икеайлыгына нәтиҗәләр ясалды.
Район үзәкләре шәһәрләр булган районнар арасында Арча 3 урынга лаек булды. Район башлыгы Алмаз Хисаметдиновка бүләкне Хөкүмәт йортында узучы киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Хөрмәтле райондашлар, бу җиңү барыбызның да уртак хезмәт нәтиҗәсе , барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә туган ягыбызның табигатен күз карасы кебек саклап, тирә-юнебезне тагын да ямьләп яшәргә язсын!
Нет комментариев