erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Экран аша популярлык яулаучылар

Үзәк китапханәдә "Мин блогер" дип аталган эчтәлекле чара узды

Күпләр үз аудиториясе белән экран аша аралашып, популярлык яулый. Әнә шулай аралашып, тормышның кызык мизгелләре белән бүлешеп үз аудиторияңне җыюның бер ысулы - ул блог алып бару.

Китапханәдә кунакта Бөтендөнья Татар конгрессы уздырган "Оста куллы затлар" бәйгесенең "Тәмле булсын ашыгыз" номинациясендә 1 нче урын алган, Арча районы Мәмсә авылында туып үскән, бүгенгесе көндә Казан шәһәрендә яшәүче Эльмира Камалиева, Арчаның беренче татар пранкеры, Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдинов, икенче "Блогер.татар"бәйгесе җиңүчесе Наласа авылы егете Рамил Мөхетдинов булдылар.

Алар һәркайсы социаль челтәрләрдә актив рәвештә үз аккаунтларын алып бара һәм тамашачыга блогер буларак таныш. Бирегә килгән иң үзенчәлекле блогер ул Рөстәм Зыятдинов иде. Күпләргә кызыклы видеолары белән танылган пранкер якташыбыз замана телефоннары белән бөтенләй эшли белми. Ул элеккеге төймәле телефон белән куллана. Шуңа да карамастан аның аккаунтында 20меңнән артык язылучысы бар. Гаиләсе, туганнары алып барган социаль челтәрне Рөстәм Зыятдинов төп герое гына. Рамил Мөхетдинов әйткәнчә, иң текә блогер һәм артистларның гына продюссерлары, администраторлары була. Үзен тыйнак дип атаучы Рөстәм Зыятдинов әнә шул текә блогерлар исәбендә димәк.

Наласа авылы турындагы аккаунтларны алып баручы Рамил Мөхетдинов һәрвакыттагыча үзенең төпле фикерләре һәм уйланулары белән бүлеште. "Блогер.Татар" бәйгесе һәм үзенең социаль челтәрләрдәге эшчәнлеге турында сөйләде. Кирәкле сәхифәләр алып баручы иҗади яктан талантлы райондашыбыз үзен блогер дип атамый. Эшен күрә һәм бәяли белүчеләргә рәхмәтле ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Берничә социаль челтәрдә эшчәнлеген алып баручы блогер Мәмсә кызы Эльмира Камалиева республика буенча танылган блогер. Күбрәк кызлар, апалар, әбиләрне җәлеп итүче аш-су һәм көн дә кирәкле киңәшләр белән тулыландырылган сәхифәләрен ул декрет ялына чыккач алып бара башлый. Тамашачылар белән саф татарча аралаша һәм һәр нәрсәне җиренә җиткереп төшендерә ул. Китапханәдә узган чарада ул үзенең блогерлык хезмәте турында гына сөйләп калмады, яулык бәйләү буенча кызларга осталык дәресләре дә күрсәтте. Эльмираның Бөтендөнья Татар конгрессы уздырган "Оста куллы затлар" бәйгесенең "Тәмле булсын ашыгыз" номинациясендәге җиңүе һәм гомумән һәр яктан булган райондашыбызның онлайн эшчәнлеге турында алда әле тулырак язачакбыз. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X