erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эксперт: Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Конституциягә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, ил гражданнарының күпчелеге сайлау участокларына килергә җыена. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод шундый фикер белән уртаклашты.

«Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге 12 мартта үткәргән сораштырудан күренгәнчә, сораштырылучыларның 45 проценты сайлау участокларына киләчәген төгәл әйткән, тагын 24 проценты: „Мөгаен, килербез“, — дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер», — диде Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне иҗтимагый палата, сәяси партия, иҗтимагый оешма вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала, шулай ук видеокүзәтү куллану хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләүдә җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X