erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ата--ана, әби--бабай, гаилә гаепле

Ул махсус редакциягә керде.

--Без чын татар гаиләсе, -- дип сөйләде. -- Бервакытта да гаиләдә урыс сүзе кушып сөйләшмәдек. Малай белән кыз да рәхәтләнеп татарча сөйләшеп үстеләр. Хәзер әллә нишләдек. Оныклар юньләп татарча белми. Шулай ике онык белән татлы куертылган сөт (сгущенка), коймак белән чәй эчеп утырабыз. Кызым мин әйтәм, сгущенканы нәрсәдән ясыйлар?

Татарча итеп сыердан ди бу. Ничек инде сыердан, дим. Ну, сөтеннән инде, ди бу. Тагын нәрсәдән, дип сорыйм. Сахардан, ди бу. Ә сахар татарча ничек була, дип сорыйм. Уйлап--уйлап торды да, белмим, инглизча беләм -- сукар, ди бу. Әллә нишләп киттем. Сахар -- шикәр була, дип кат--кат әйттем. Мин моңа бик хурландым. Үз ана телебезне белмә әле! Ата--ана, әби--бабай, гаилә гаепле моңа. Ник гаиләдә чиста итеп татарча сөйләшмибез? Без үзебез дә элекке кебек татарча сөйләшмибез. Җөмләнең яртысы татарча, яртысы урысча. Бу бит бик зур проблема. Телебез бетүгә бара түгелме соң?! Мин моңа еладым хәтта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Редакциягә кергән ханым безгә борчуын сөйләп чыгып китте. Бик урынлы борчыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X