erid:2VtzquqpS7d
Elvin Grey иң мөһим сорауга җавап бирде
Арча яңалыклары

Elvin Grey иң мөһим сорауга җавап бирде

Эстрада артистлары тамашачылары белән һәрвакыт элемтәдә торырга тырышалар. Шул уңайдан социаль челтәрләрдә туры эфирлар, сорау-җавап формасында әңгәмәләр оештыралар.

Татар-башкорт эстрадасының популяр буйдагы Elvin Grey (Радик Юльякшин) да тамашачыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

 

– Нинди начар гадәтләрең бар?

– Әз-әзләп барысы да бар.

– Йөргән кызың бармы?

– Әйе.

– Балачакта нинди түгәрәкләргә йөрдең?

– Курай, баян, җыр.

– Мәктәптә ничек укыдың?

– 3легә.

– Кайчан юньле кием кия башлыйсың? Күпләр синең җырларыңны ярата, ә киенү рәвешеңне – юк.

– Карамасыннар, тыңласыннар гына.

– Музыкаль белемегез бармы?

– Юк шул.

– Ничә яшьтә беренче тапкыр рульгә утырдыгыз?

– 14 яшьләр тирәсендә, иртәрәк булмаса.

– Өйләнәсеңме?

– Әйе.

– Актив ялны кулайрак күрәсезме, әллә йоклаумы?

– Актив ялны.

– Нинди илләргә барыр идең?

– Африкага барырга телим.

– Ничә яшьтән үз тарафыгызга әйтелгән нигезсез тәнкыйтькә игътибар итми башладыгыз?

– 26 яшьтән.

– Балачакта кем булырга тели идегез?

– Президент.

– Яраткан хатын-кыз исеме.

– Инзилә, Нәфисә, Регина.

– Иртәме-соңмы җырчы карьерасын тәмамларга туры киләчәк. Аннан соң нәрсә белән шөгыльләнергә уйлысыз?

– Музыка өлкәсендәге бизнес белән.

– Инстаграм аккаунтыгызны үзегез алып барасызмы, әллә Сезгә ярдәм итәләрме?

– Шәхсән үзем алып барам.

http://www.sahne.ru/news/showbusiness/elvin-grey-i-mim-sorauga-avap-birde

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев