erid:2VtzquqpS7d
Эш урынында вафат булган
Арча яңалыклары

Эш урынында вафат булган

Урыны оҗмахта булсын

Татарстан Республикасы экология   һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе урнашкан бина каршына халык җыелган, ике ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы да тора.

Ни булды икән? Җитәкчесе Ленар Касыймов аңлатып бирде.

-  Икенче разрядлы белгеч, Татарстан Республикасының атказанган экологы Радил Сафин вафат булды, - диде ул борчылуын яшермичә. - 3-4 кеше сөйләшеп утыралар иде. Шулар арасыннан берсе Радил урыныннан торып басты да шунда ук егылды да үлде. Йөрәк.

Радил 1973 елның 13 октябрендә Түбән Пошалымда туган. Университет тәмамлаган. Белгечлеге буенча геоэколог. Идарәдә 1998 елдан бирле эшли. Хатыны Гүзәл белән ике бала үстерәләр иде. 

- Илле яшен дә тутырмыйча арабыздан китте. Гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, - диде Ленар Касыймов. - Урыны оҗмахта булсын.

Хезмәттәшебез Розалия Сафинаның иренең абыйсы иде ул. Аның да кайгысын уртаклашабыз. Ходаем, сабырлыклар бир үзләренә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев