erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшсезләр дә, эш тәкьдим итүчеләр дә күп

Файдалы ярминкә булды.

Бүген районның мәшгульлек үзәгендә эшкә урнаштыру, эш тәкъдим итү буенча ярминкә булды. Ул – Бөтенроссия күләмендә бара торган (шул исәптән Татарстанда да) эшкә урнаштыру  ярминкәсе. Кеше хәйран килгән иде. Эш тәкдим итүчеләр дә күп иде. Алар: арчаның тернәкләндерү үзәге, ветеринария берләшмәсе, район эчке эшләр бүлеге, “Идарәче компания” ширкәте, “Круг” фирмасы, тимер юл оешмасы, Яңа Чүриле интернат-йорты, район мәдәният йорты, Арчаның 1нче мәктәбе, 2нче, 3нче, 6нчы мәктәпләре, “Арча” спорт комплексы, “Арск Металл” ширкәте һ.б.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җитәкчесе Гөлфия Гыйбәдуллина: “Безнең эшебез күпкырлы булса да, төп максатыбыз – кешене эшле итү, эшкә урнаштыру, - дип сөйләде. – Бүгенге көндә безнең үзәктә 81 эшсез кеше теркәлгән. Шуларның 25е пенсия алдындагы кешеләр, яртысы авыл җиреннән һәм яртысы Арча шәһәреннән. Без аларга 11 төрле хезмәт күрсәтәбез. Эш тәкъдим итәбез, безнең аша берәр төрле һөнәргә укый алалар, үзәк аша үз эшен ачарга мөмкинлек бар һ.б. Бездә эшкә урнашу буенча исәптә торучылар үзәк ярдәме белән теге яки бу һөнәргә укый да алалар. Шулай ук райондагы һөнәр көллиятләре белгечләре ярдәмендә һөнәр үзләштерә алалар. Мәсәлән, тегүче, санитар, тракторчы, эретеп ябыштыручы, пешекче, шәхси сакчы, массажист, тырнак, чәч ясаучылар һ.б. Алар укыган вакытта бездән исәптән төшмиләр, пособие алып баралар һәм укыган өчен дә аларга безнең оешма акча түли. “Демография” илкүләм проекты нигезендә безнең аша декрет ялындагы әниләр, баласы 7 яшькә кадәр булган эшләмәүче  аналар, 50 яшьтән узганнар, эшсез кешеләр Казанда федераль операторга кергән оешмаларда укый алалар. Алар күбрәк дистацион рәвештә укыйлар яки һөнәр бирүче оешмага барып та йөрисе юк. Былтыр без бу программа нигезендә 58ләп кешене укыттык. Хезмәтне саклау белгечлегенә яратып укыдылар..." Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X