erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эт белән мәче кебек

Ләкин тормышта мин нәкъ тә киресе белән очраштым.

Кычкырышып яшәүчеләр турында кешеләр эт белән мәче кебек торалар, диләр.

Ләкин тормышта мин нәкъ тә киресе белән очраштым. Безнең балалар, мин үзем дә, песи белән эт яратабыз. Рыжик атлы этебез, Ләйсән (Леся) исемле песиебез бар. Ана песи. Нәселле. Британка. Килеп керде ул безгә. Андый песине куып чыгарырга ярамый, дигәч, мәчебез булса да, калдырдык. Бик назлы, матур песи барыбызның да мәхәббәтен яулады. Елга ике тапкыр балалый (янында торып балалатабыз әле), әмма бәбиләрен бик тиз алып китеп баралар.

Монысы мәкаләнең кереш өлеше генә. Сүз ул хакта түгел, ә шушы мәче белән этнең беренче көннән башланган дуслыклары турында. Исең китәрдәй хәл, Ләйсәнне өйдән чыгаруга беренче булып эт янына килде. Башта бер-берсенә озак кына карашып тордылар, аннан якынаеп иснәштеләр һәм... шул мизгелдән алар аерылмас дуслар.

Бу дуслык нәрсәдә чагыла, дисезме? Песи көн дә өйдән чыгуга, яки кайдан да булса кайтса, беренче булып Рыжик янына бара, иркәләнә, сырпалана. Без бу хәлгә исебез китеп карап торабыз. Эләктереп алмасын, дип шүрлибез дә. Юк, эте дә аны ялаган була әле. Менә сиңа эт белән мәче!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма монысы чүп булган икән. Быел кыш Леся никадәр чакырып та өйгә кермәде, Рыжик белән бергә эт оясында яшәде. Икесе бергә җылынып йоклыйлар, иртән ашарга чыгалар. Әмма бервакыт карыйбыз, бик салкын көндә дә эт урамда ята, оясына керми. Бер көн шулай, икенче көн... Бактың исә, мәче моны үз оясыннан куып чыгарган. Тегесе, мескен, берни әйтмичә, аңа үз урынын биргән. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр бит әле. Нәкъ шулай килеп чыкты монда да. Быел икесе дә сыярлык зур оя ясарга мәҗбүр булдык. Кем белә, тагын кышны эт янында чыгарга уйласа.

Балаларын да Ләйсән быел сарайда тапты. Яхшылап җылытып, астына йомшак әйберләр җәеп, ата мәчеләрдән балаларын саклау өчен әйберләр куеп урын әзерләп бирдек. Балалары, һәрвакыттагыча, галәмәт тере булды. Әниләре генә күз-колак булып бетерә алмый. Ярдәмгә дусты килде. Урам ягына чыгармады песи балаларын, саклап торды. Бер генә “һау”, ди, тегеләре шунды ук кире йөгерә. Бөтенесе бергә җыелып бер савыттан ашауларын күрсәң! Анда да Рыжик беренче булып Леся белән балаларын ашата. Үзе күзен алмыйча аларга карап тора.

Моны Рыжик белән Ләйсән арасындагы мәхәббәт дияр идең, аңарчы булган эт белән мәче дә шундый ук дуслар иде. Анысы тагын да текәрәк әле. Кнопка (монысы элекке песиебез нде) кызы-баласы белән бер вакытта балалады. Кызы балаларын калдырып чыгып китте, аларны әнисе (үзенекеләр үле туды) үстерде. Эт белән бергә. Каядыр киткәндә берәм-берәм балаларын дусты янына ташый. Эт хәтта оясы астында чокыр да казып куйды. Берәүне дә аның янына якын китермәде.

Менә шуннан соң эт белән мәче кебек яшәүгә ничек карыйсыз? Безнекеләр кебек булса, бик матур тормыш итәләр булып чыга түгелме соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X