erid:2VtzquqpS7d
Эх, быел рәхәтләнеп су коендык, ичмасам!
Арча яңалыклары

Эх, быел рәхәтләнеп су коендык, ичмасам!

Акча туздырып, диңгез буена барып йөрисе дә юк!

Арчада Казансу паркындагы күлдә көн дә рәхәтләнеп су коендык. Бала-чага, яше, карты дигәндәй... Суга бата күрмәсеннәр дип, сакта да торалар. Сакта торучы көрәшче Рөстәм Гапделбәров балаларны бер дә күздән очкындырмый. Әле бер баштан әле икенче башка йөреп кенә тора... Кайберәүләр: чиста түгел ич аның суы, бакалы, диләр. Чишмә суы керә, чишмә суы чыгып киткән бакалы күл пычрак була димени?! Бака, димәк чиста, химия юк. Без анда музыкант, концертмейстер-аккомпаниатор, композитор Фәрит Хатыйповны да очраттык әле. Сөйләшеп тордык. "Арча станциясендә дача-йортыбыз бар, - диде ул. - Бирегә су коенырга йөрибез. Бик рәхәт". Эх, җәйләр генә үтеп  бара... Исән-сау булыйк, җәйләр тагын килер...


Арча хәбәрләре

Нет комментариев