erid:2VtzquqpS7d
Фигуралы яшелчәләр
Арча яңалыклары

Фигуралы яшелчәләр

Моның өчен карбызның геннарына модификация ясау кирәкми.

Ультрашәмәхә нурлары үткәрүче үтәкүренмәле пластиктан сүтелә торган тартмачык эшләп, теннис тубы зурлыгындагы кечкенә карбызны шуның эченә урнаштырганнар. Үсә-үсә ул үзенә кирәкле форманы алган. Ә аның бәясе гадәтидән ун тапкыр күтәрелгән! Эшлекле һәм уңган японнар, моның белән генә чикләнмичә, тәҗрибәне дәвам иткән, башка төр яшелчә һәм җиләк-җимешне дә шундый ысул белән үстерә башлаганнар.
Хәзер төрле формадагы борыч, кыяр, помидорларны Япониядә генә түгел, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә күрергә мөмкин.
Ә менә Кытай фермеры Гао Синьзян бәхет китерә торган грушалар үстерә башлаган. Алар Будда формасында икән. Шунда яшәүчеләр һәм туристлар аларны бик теләп сатып ала, ә фермерның кереме күзгә күренеп арткан.
Фигуралы яшелчә-җимеш үстерү белән башлыча һәвәскәр бакчачылар шөгыльләнә. Бу аларга югары табыш китерә. Ә сатып алучылар гаҗәеп яшелчәләргә соклануын яшерми.

Фигуралы   яшелчәләр

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/figuraly-yashelchlr/


Нет комментариев