erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Футболчы коронавирус белән авыручы улын буып үтергән

5 яшьлек балада коронавирус инфекциясе ачыкланган булган.

«Бурса Йылдырым Спор» Төркия футбол командасы сакчысы Джевхер Токташ үзенең биш яшьлек улын дәваханәдә буып үтергән. Апрель аенда Такташ малайны коронавирус симптомнары белән дәваханәгә алып килгән. Бераздан бала үлә. Табиблар бу хәл covid-19 фонында сулыш җитмәү аркасында килеп чыккан дип уйлаган.

Атна ярымнан соң 32 яшьлек футболчы биш яшьлек улын мендәр белән буып үтергәнен белдергән. Джевхер Токташ полициягә сәламәт акылда булуын һәм бу баланы беркайчан да яратмавын әйткән.

Полиция «якын туганны үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, аның буенча спортчыга гомерлек төрмә яный.

Фото: ural-meridian.ru сайтыннан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Balasin-buip-terg-n-263805/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X