erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Габдерәхим үлем турында еш сөйләнде, җәннәткә керергә хыялланды"

Татар журналистикасында үз урыны, стиле һәм укучысы булган Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) арабыздан китте.

Бу хакта 17 апрель көнне билгеле булды. Шәхсән үзем Габдерәхимне Г. Кариев театрының "Ак чәчәкләр кебек" спектакле алдыннан булган матбугат очрашуы вакытында күргән идем.

Очрашуга ул соңга калып килеп керде. Керде дә, сүлпәнрәк кенә, бер агымга бара торган матбугат конференциясен җанландырып, бер - бер артлы сораулар яудыра башлады. Шунда ук Инстаграм аша туры эфирга да чыгып, укучылары белән элемтә урнаштырды.

Габдерәхим белән озак еллар "Акчарлак" газетасында эшләгән Лилия Заһидуллина (хәзер "Татар - информ" агентлыгы хезмәткәре) Габдерәхим белән соңгы тапкыр 25 февральдә күрешкән булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Габдерәхим "Татар-информ" агентлыгына килгәч, 2 сәгатьләп сөйләшеп утырган идек. Ул Рамазанда гына түгел, башка айларда да ураза тотты. Шул уразаларым хисабына гына булса да җәннәткә керсәм иде, дип хыялланды. Исән кеше үлем турында алай гел сөйләнми бит. Ә ул еш искә төшерә иде. Үзенең планнары да зурдан иде. Язмалары хакында сөйләштек. Миңа менә болайрак язарга кирәк, дип, анализлар ясап утырды. "Интертат" ка да берничә язмасын биргән иде.   Эче пошса да миңа шалтыратып, озаклап сөйләшә идек. Бик яратам, хөрмәт иткән кешем. Ул бик гади, эчкерсез булды. Редакциягә гел жырлап килеп кереп, кочаклап күтәреп алыр иде. Бик шат күңелле булды, кәефе начап булса да, кеше алдында елмая белде", - дип хәтер яңартты Лилия Заһидуллина.

Лилия сүзләренчә, Габдерәхим кан басымы белән интеккән. Үлем сәбәбе дә шул булырга мөмкин.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gabderkhim-lem-turynda-esh-sylnde-nntk-kererg-khyyallandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X