erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Габдулла Тукай рухына багышланган изге мәҗлес

Кылган догаларыбыз кабул булсын, бөек шагыйребезнең рухы шат булсын.

Яңа Кырлай авылында халкыбызның рухи мирасына багышланган күркәм чара узды. 
Габдулла Тукай музей комплексында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай рухына багышлап Коръән ашы үткәрелде, догалар кылынды.
Әлеге мәҗлес аеруча истәлекле булды, чөнки Тукай язмышында тирән эз калдырган Кырлайда, аның үз йортында беренче тапкыр шундый рухи чара оештырылды.
Кырлай — Тукай күңелендә мәңге сакланган изге урын. Нәкъ менә биредә нәни Апушның дөньяга карашы формалаша, иҗат чишмәсе ачыла. Бүген исә бу йортта Коръән авазы яңгыравы — милләт хәтере һәм рухи дәвамчанлык билгесе.
Чарада Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин катнашып, Тукай рухына багышлап догалар кылды, Коръән сүрәләре укыды. Үз чыгышында ул милләтнең рухи тамырларын саклауның әһәмиятен ассызыклады.
Мәҗлестә шулай ук Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, музейны төзекләндерүгә һәм яңартуга зур өлеш керткән мөхтәрәм кунаклар, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният әһелләре катнашты.
- Музей комплексы Тукай иҗатын һәм истәлеген саклау юнәлешендә бүген дә әһәмиятле мәдәни үзәк булып хезмәт итә, - диде район башлыгы.
Чараны оештыручы, Габдулла Тукай музей комплексы директоры Алинә Мөхәммәтшина килгән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Тукай мирасын саклау, музейны яңарту һәм киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә ярдәм күрсәткән кешеләрнең хезмәтен аерым билгеләп үтте.
— Тукай мирасы — ул безнең милләтебезнең рухи хәзинәсе. Аны саклау, яшь буынга җиткерү — уртак бурычыбыз, — диде музей җитәкчесе.
Чыннан да, мондый чаралар милләтебезнең тарихи хәтерен яңарта, рухи кыйммәтләребезне ныгыта. Тукай рухына багышланган догалар, Коръән аһәңнәре Кырлай һавасында озак сакланыр кебек.
Кылган догаларыбыз кабул булсын, бөек шагыйребезнең рухы шат булсын.

Тулырак район газетасында укый аласыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре