Мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен, милли мәдәнияткә хөрмәтне һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Алгарыш» яшьләр үзәге волонтерлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары милли орнаментлар белән шопперлар бизәү буенча иҗади осталык дәресе үткәрде.
Чарада катнашучылар милли бизәкләрне кулланып, үз куллары белән кабатланмас аксессуарлар ясады. Һәркем өйләренә матур гына шоппер түгел, ә күңел җылысы, иҗат шатлыгы һәм бәйрәм рухы белән сугарылган истәлек алып кайтты.
Чыганак: Арча муниципаль районы
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев