Реклама
ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин эш визиты белән Бөгелмәгә килде. Анда Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тол хатыны Гыйльмурый Кашап кызы янына килде. Аңа «ТАССР оешуга 100 ел» истәлек билгесен тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу очрашуда Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин катнашты.
Олы яшьтә булуына карамастан, хезмәт ветераны Гыйльмурый Гафиятуллина гаиләсе тарихын бик яхшы хәтерли. Ул сугышның беренче көнендә үзе туып-үскән Шөгер авылыннан фронтка өч ир-ат киткәнлеге турында сөйләде. Аларның берсе — ире Газинур Гафиятуллин.
1944 елның гыйнварында Газинур дошман дзоты амбразурасын яба. Аңа вафат булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Газинур Гафиятуллин бюсты Бөгелмә Геройлары аллеясенә килүчеләрне беренчеләрдән булып каршы алып тора.
Гыйльмурый Кашап кызына гыйнвар башында 102 яшь тулды. Ул 8 бала тәрбияләп үстерә, балалары аңа 16 онык, 29 оныкчык бүләк итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз