erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

«Герой-әни» ләргә 2027 елның 1 гыйнварыннан 1 миллион сум акча биреләчәк

Куанычлы яңалык.

"Герой-әни» исеменә лаек булган хатын-кызларга 2027 елның 1 гыйнварыннан 1 миллион сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм Социаль фонд аша автомат рәвештә күчерелә башлаячак.

«Герой-ана» исеме 10 һәм aннан да күбрәк бала табу һәм тәрбияләү өчен бирелә. Аңа лаек булучыларга орден тапшырыла һәм 1 миллион сум акча бирелә. Моннан тыш, 2026 елның 1 гыйнварыннан герой-әниләргә яңа ташламалар каралган: чиратсыз бушлай медицина ярдәме, рецептлар буенча бушлай дарулар алу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителү, транспорт чаралары белән файдалану өчен ташламалар, шулай ук бушлай һөнәри әзерлек узу һәм өстәмә һөнәри белем алу хокукы.

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев