Реклама
Шулай ук талпан кисәтү буенча кагыйдәләр турында искәртә.
17 майдан 29 майга кадәр Арча һәм Биектау районнарында “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” талпан энцефалитын кисәтү буенча кайнар линиия үткәрә. Сораулар белән 8(84366)3-18-30 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Талпан энцефалитын кисәтү
КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Яз көне дөнья яшеллеккә күмелү белән йоклап яткан талпаннар, иксодлылар гаиләсенә керүче кан суыручы башка бөҗәкләр дә уяна. Алар талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы кебек йогышлы авырулар тарата. Апрельдән октябрьгә кадәр талпаннар активлыгы күзәтелә. Аларның иң актив вакыты май, июнь айларына туры килә. Талпаннар кешегә урманда гына түгел, шәһәр паркларында, бакчаларда да һөҗүм итә. Талпан транспортта утырган гөмбәче яки бакчачы белән бергә күчәргә, шулай ук йорт хайваннары йоны яки кыр чәчәкләре бәйләме белән килергә мөмкин.
Талпан еш очрый торган урыннар:
Талпан авырттырмыйча тешли, шуңа күрә аны еш кына, канны суырып, зурайгач кына сизәләр.
Талпан тешләү нәтиҗәләре кызарыну һәм кызарудан башлап, талпан энцефалитына, параличлар, аңны югалту, хәтта үлем очракларына китерергә мөмкин.
Талпан очраса, нишләргә?
Талпаннан ничек сакланырга?
Талпан энцефалитыннан саклануның иң ышанычлы ысулы – вакцинация!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз