Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гөлсирин дә Рифат Фәттаховтан китәме?

    Гөлсирин Абдуллинаның Ваһапов исемендәге фонд белән килешү вакыты чыга.

    Җырчы алга таба да Рифат Фәттахов белән эшләячәкме?

    Журналистлар әлеге сорауга җавапны матбугат очрашуында көткән иде. Әмма Гөлсирин әлегә уйлану процессында булуын әйткән. "Ирем, әти-әнием белән киңәшләшәсем бар", - дигән ул.

    Рифат Фәттахов Гөлсирин турында "җиде ел буе минем белән эшли алган бердәнбер җырчы-ветеран ул", - диде.
    Җырчы да продюсеры Рифат Фәттахов белән эшләвен уку йортына тиңләде. "Мин күп нәрсәгә өйрәндем, продюсерсыз зур сәхнәгә чыгу бик авыр, Рифат абыйга рәхмәтемне белдерәм", - диде.

    Реклама

    Фото:intertat.ru

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/G-lsirin-d-Rifat-F-ttahovtan-kit-me-163157/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: