erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гран-при Арча егетендә

Дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребез арасында нинди генә шәхесләр юк. Безнең барыбызны да туган телгә, милли мираска, әдәбиятыбызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт берләштерә.

Барыбыз алдында да татар телен саклау һәм үстерү, әдәбиятка, сәнгатькә кызыксынучыларны җәлеп итү, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау максаты тора. Шуны тормышка ашыру өчен, шигърият, проза, драматургия һәм журналистика номинацияләре буенча Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары белем бирү оешмаларында укучылар арасында яшь шагыйрьләрнең һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсы уздырыла. 23 апрель көнне каләм тибрәтүче яшьләрне дә бер сәхнәгә җыйдылар. Өч этапта барган бәйгегә килгән эшләр арасыннан 10 укучы – номинант, 56 укучы лауреат булды. Моннан тыш, 11 өченче, 11 икенче, 11 беренче урын билгеләнде.

Әлеге бәйгедә безнең район укучылары да югары нәтиҗәләргә иреште. Арча 2 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шәрипов Рүзәл  Гран-при иясе, Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче  сыйныф укучысы Мостафина Камилә җиңүче, ә Наласа урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Хәкимова Ләйсән, 8 нче сыйныф укучысы Габдрахманова Зилә,  Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем  мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф лауреат исеменә лаек булдылар. Афәрин, укучыларыбыз! Без сезнең белән горурланабыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре