erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Гриппка каршы «ялган» прививка ясауның 2 меңнән артык очрагы ачыкланган

Тикшерү комитеты Мәскәүнең 11 сырхауханәсендә грипптиан ялган "прививка ясау"ның 2 меңнән артык очрагын ачыклаган. Бу хакта РБК хәбәр итте.

2018 елда сырхауханә хезмәткәрләреннән прокуратурага хәбәр килеп ирешә. Анда балаларга грипптан прививка ясаудагы ялган турында хәбәр ителә.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә, әти-әниләр рөхсәте нигезендә, картага билгеләнеп тә, прививкаларның балаларга ясалмавы ачыклана. Тикшерү нәтиҗәсендә 532 мең матди зыян килүе ачыкланган.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/grippka-karshy-yalgan-privivka-yasauny-2-menn-artyk-ochragy-achyklangan

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев