erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гыйбадуллиннар гаиләсенә 60 яшь тула

15 май - Халыкара гаилә көне.

Арча районында тату, бәхетле, үрнәк гаиләләр бик күп. Шундыйларның берсе – Яңа Кырлайда гомер итүче Маһинур һәм Наил Гыйбадуллиннар 16 май көнне гаиләләренең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Маһинур апа белән Наил абый 7 балага гомер биреп,  аларны намуслы,  эш сөючән,  кешелекле итеп тәрбияләп,  укытып, олы тормыш юлына озатканнар. Бүгенге көндә 15 оныклары, 10 оныкчыклары булган бәхетле әби-бабай булып төп нигездә гомер кичерәләр.

Төп нигез – Гыйбадуллиннар нәселенең яратып кайта,  күңел тынычлыгы таба торган урыны да.  21 ел элек бирегә килен, төпчекләре Камилгә кәләш  булып төшкән шушы авыл кызы Земфира кайнана-кайната белән генә түгел,  иренең туганнары белән дә тату булып,  йортка килүче һәркемгә яктылык өләшеп яши. Яшьләр белән өлкәннәр арасындагы мөгамәлә үрнәгендә төп йортта үсүче

оныклар Рүзәл белән Камилә дә тәрбияләнә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Наил абый белән Маһинур апа икесе дә Яңа Кырлайда үсә. Егет армия хезмәтенә киткәндә әле балалыктан чыгып килүче кызны (7 яшькә кечерәк) шахтер булгач, ялга кайткан чагында күреп ала кич клубка чыккач, клубтагы иң зифа буйлы, кызларның да иң чибәренә күзе төшә аның. Танышырга, яучы буларак, кызның күршесе Әхәт абый ярдәм итә. Сахалинга киткәндә Наил инде өйләнеп, кәләшен дә үзе белән алып китә. “15 тәүлек бардык Сахалинга, — дип шул вакытларны искә төшерә Маһинур апа. — Ничек, йөрәксенеп шулкадәр ерак җирләргә чыгып китә алдым икән дип уйлап куям. Җитмәүчелек йөртте инде. Ул чакта авылда сыер савам, сыерларга хәтта түбә саламнары ташып ашата идек. Үзебез 7 бала, авыр еллар...” Наил абыйны да чит җирләргә шул нужа, җитмәүчелек алып киткән инде. Өч сугыш кичкән әтисе белән әнисенең 7 балалы гаиләне туендырыр өчен иза чиккәнен күреп үскән малай, мөмкинлек булгач, аз булса да әти-әнигә булышырмын дип Сахалинга кадәр китеп бара. Булыша ул аларга, акча алган саен мул итеп авылга салып бара.

Сахалинда өч кызга гомер бирәләр. Анда 8 ел яшәп, Яңа Кырлайга кайтып төпләнгәч тагын ике кыз, ике малай туа. Балалар үсеп җиткәч, ел саен олы тормыш юлына озата баралар. Дистә елдан артык абзарда үгезләр симертелеп, акчага әйләнеп, кызларны кияүгә бирә бара. Үгезләр янына акча эшләргә умарталар да булыша. Гыйбадуллиннар авылда умартачы гаиләсе буларак та данлыклы. Әби белән бабай умарта кортларын бала карагандай багып, озак еллар асрый. Әле умарталарны тулаем ышанып улларына тапшырганнарына да ике ел гына икән. Көчләре китә башлагач кына.

“Ярты гасырдан артык тигез яшәвебезнең сере — әби мине, мин әбине саклап яшәдек, — ди Наил абый. — Сүзгә килешеп яшәмәдек, кычкырышып яшәргә вакыт та булмады, тормыш алып барырга кирәк иде. Аңлашылмаучылыклар килеп чыкканда бер-беребезгә юл куя белдек”. “Безнең әти әйбәт кеше, гомере буе эчү-тарту дигәнне белмәде, ә әни аннан да әйбәтрәк. Булганына шөкер итеп яшәп, байлыкка кызыкмадылар эшләп ашарга өйрәттеләр. Җәйләрен кыш өчен дип җиләк җыеп 100әр литр кайнатма әзерләгәнне, гөмбә, капчыклап чикләвек җыйганны сагынып искә төшереп утырабыз ”, — дип сүзгә кушыла кызлары.

Алар әле дә балалары, авылдашлары өчен өлге. Өлкәннәр-нең бер-берсенә мөгамәләсен, хөрмәтен, мәхәббәтен үз үрнәк-ләрендә күрсәтеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X