erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гүзәлләрнең гүзәле – кем ул?

Арча Мәдәният йортында үткән бәйрәм чарасында “Гүзәлем” район бәйгесе җиңүчеләре һәм “Ел хатын-кызы” республика бәйгесендә катнашкан якташларыбыз сәхнәгә күтәрелде.

Бәйгедә 35 яшькә кадәрге никахта торучы, балалары булган һәм районда яшәүче 13 хатын-кыз катнашты.

“Гүзәлем” район бәйгесе район башлыгы Илшат Нуриев ярдәме белән үткәрелде. Аның максаты – җәмгыятьтә яшь хатын-кызларның дәрәҗәсен күтәрү, гаиләнең әһәмиятле традицияләрен пропагандалау, буыннар арасындагы бәйләнешне, туганлык мөнәсәбәтләрен, гаилә тәрбиясе культурасын үстерү һәм ныгыту, яшьләрдә гаиләгә тормыш кыйммәте буларак мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү.

Бәйгедә катнашучылар – районның төрле төбәкләрендә яшәүче, төрле урыннарда эшләүче, матур итеп гаилә алып баручы, балалар үстерүче гүзәл затларыбыз – тамашачы каршына чыгып тезелгәч, бермәл сәхнә яктырып киткән кебек булды. Чыннан да, тормыш бизәге, гаилә күрке – хатын-кыз. Нинди генә җаваплы хезмәт башкарсалар да, алар ир өчен терәк, балалар өчен маяк булып калалар, тырышып-тырмашып гаилә учагын саклыйлар. Шул ук вакытта бер елмайсалар, дөньяга нур иңдерәләр.

– Яшь ханымнарыбызның нинди мохиттә яшәүләре, балаларны ничек тәрбияләүләре, гореф-гадәтләрне, телебезне ничек саклаулары безгә бик кызык иде. Әлеге бәйге аша шуларны ачыкларга теләдек. Һәм менә аның соңгы ноктасына килеп җиттек. Минем фикеремчә, бәйгедә катнашкан барлык хатын-кызларыбыз да җиңүгә лаек, – диде район башлыгы Илшат Нуриев һәм бәйрәм уңаеннан залдагы барлык гүзәл затларны да бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы 13 ханым ул көнне сәхнәнең генә түгел, бәйрәмнең күрке булды. Аларга карап сокланып утырдык. Жюрига җиңүчеләрне сайлап алу җиңелләрдән булмагандыр. Чөнки алар барысы да һәрьяктан оста.

– “Гүзәлем” бәйгесенең максаты – гаиләдә хатын-кызларның өстенлеген күрсәтү иде. Районда гүзәл ханымнар бик күп. Әмма бу бәйгедә катнашырга 13 хатын-кызның гына батырлыгы җитте. Сайлап алу авыр булды. Чөнки алар һәрберсе үзләренчә көчле, һәрберсенең үзенчәлекле сыйфатлары бар, – диде жюри әгъзаларының берсе, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина.

13 хатын-кызның унысы төрле номинацияләр буенча җиңүче дип табылды. Ә “Гүзәлем” район бәйгесенең төп җиңүчесе – Арчада яшәүче Гөлгенә Локманова. Икенче урынны Үрнәктән Чулпан Галәүтдинова яулады, өченче урында Сарай-Чокырчадан Зилә Зиннәтова. Җиңүчеләргә иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бу көнне сәхнәгә “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең зона этабында катнашып, төрле  номинацияләр буенча уңышлы чыгыш ясаган хатын-кызларыбыз – Курса-Почмактан биш ир  бала анасы Равия Шәймуллина, Арчадан район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, Арча үзәк мәчетендә дини гыйлем бирүче  Римма Надершина, Арча педагогика көллияте укытучысы, “Талисман” бию төркеме җитәкчесе Лилия Маликова, “Бәләкәч” балалар бакчасы мөдире Наилә Сәмиева һәм “Хатын-кыз–бизнес-леди” номинациясендә беренче урынны яулаган “Уку үзәге” җитәкчесе Резеда Исмәгыйлева да чакырылды. Аларга да кыйммәтле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Әнә шундый бүләкләргә  бай, матур җырлар белән бизәлгән күркәм бәйрәм булды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X