Якташларыбыз Габделфәт Габдрахман улын һәм Сания Юныс кызын югары дәүләт бүләгенә ия булулары белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез!
Җырчы Габделфәт Сафин – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Югары дәүләт бүләкләрен 30 март көнне Кремльнең Туп утары бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.
Комментарии
Без имени
0
0
Бик зур рәхмәт котлавыгыз өчен! Бүлешкәч, шатлык арта бит ул! Гәрәбәгез.