erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташыбыз Фәнис Төркиядәге җир тетрәү турында сөйләде

Фаҗига.

Ветеран педагог Фәрхәт Зыятовның улы Фәнис Төркиядә яши. Без Фәнис белән вакыт-вакыт сөйләшеп торабыз. Төркиядә җир тетрәде. Фәниснең хәлен белдек. Ул менә ниләр сөйләде. "Без яшәгән Анталия шәһәреннән 600-1000 км ераклыкта җир тетрәде. Сурия иле чиге тирәсендә. Бу хәл 6 февральдә иртәнге сәгать 4 тулып 17 минутта булды. Менә нинди шәһәрләрдә җир тетрәде: Кахраманмараш, Диярбакыр, Османия,Адымаян, Малатия, Адана, Килис, Газиантеп, Хатай. Бик күп йортлар, биналар җимерелгән.  9 сәгатьтән соң тагын җир тетрәде. Тагын да күбрәк йортлар, биналар җимерелгән. 3 меңнән артык кеше үлгән. 10 меңнән артык кеше яраланган. Җимерекләр астыннан әле дә исән кешеләрне табып алалар. Балалар да бар. Халыкка бик авыр. Дога кирәк, ярдәм кирәк. Төрле илләрдән коткару группалары килә. Балаларның кышкы каникуллары иде. Дүшәмбе көн укулар башланырга тиеш иде, кичектерелде. Төркиядә кайгылы мәтәм көннәре.  Безнең Анталия шәһәрендә дә җир тетрәү дулкыннары сизелде. Аллага тапшырдык". Аллам сакласын! Башка җир тетрәүләр булмасын иде. Фәнис гаиләсенә, Төркиядә яшәүче милләттәшләребезгә, төркиялеләргә исәнлек-саулык телибез!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X