erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кенәрдән Гүзәл Әхмәтова рәхмәт әйтә
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдән Гүзәл Әхмәтова рәхмәт әйтә

Гүзәл ханым тормыш иптәше Тәлгать Әхмәтов белән заманында көчле волейбол командалары әзерләгән педагоглар, тренерлар.

Тәлгать Әхмәтов китеп барды, бакыйлыкка күчте. Ә Гүзәл ханым йөрәге белән һаман да волейболчылар белән. Бу юлы да Яңа Кенәр балалар бакчасы командасы белән Арчага волейболчылар ярышына килде. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовка чын күңеленнән рәхмәт әйтә. Чөнки Вакыйф Харисов ветераннарны онытмый, аларның хезмәтен бәяли белә. Бу юлы да балалар бакчаларында эшләүче хатын-кызлар командасына атаклы тренер Тәлгать Әхмәтов истәлегенә билгеләнгән кубокны ел да беренче урынны алган командага бирә. Бу кубокны менә инде дүртенче ел Арчаның 9нчы бакчасы ала.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев