erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев: «Минем энекәш хәзерге вакытта шунда, коткару эшләре белән мәшгуль»

Кышын кар күп булгач, язны сагаеп көткән идек


Янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән Көтек буасына барышыбыз. Искәндәр – Айван авылы егете (егет дигәч тә, менә дигән гаилә башлыгы ул, хатыны Энҗе почтада эшли, бер ул, бер кыз үстерәләр). 
Без аның белән шактый еллар матур гына хезмәттәшлек итәбез, сораулар туса шалтыратабыз, җавапларны озак көттерми ул.
– Искәндәр, бу хезмәткә нинди юллар белән килдең?
– Армиядән соң Арчада янгын частена эшкә керәсе килгән иде, урын юк, диделәр. Шуннан соң Казанга барып шул ук эшкә урнаштым. Күпмедер вакыт үткәч Арчада бер урын бушады, дип, шунда чакырдылар. Ул җитәкче урынбасары урыны булып чыкты. 2011 елдан Арчада инде мин.
– Үкенгән чаклар булмадымы?
– Юк, бу эш ошый миңа, җаваплылык зур, билгеле. Әмма бик тә кирәкле хезмәт бит.

Әңгәмәбез әкренләп язгы ташуларга күчә. “Беркөнне Түбән Мәтәскә басуыннан хәйран булып су ага иде“, – дим.
– 4-5 апрель көннәрендә булды ул, – диде юлдашым. – Ә болай елгаларда су күтәрелмәде диярлек. Буаларда боз өстенә су да чыкмаган килеш. Туң аз булгач су җиргә сеңеп бара.

Менә без Көтек буасында. Анда да боз шул килеш, шулай  да, бер арыкны ачканнар, су артыграк күтәрелә башласа агып китә торган запас арыгы да бар.
Көтек авылы аша узып Казансу елгасына күз салгалап кайтабыз. Аның да ярлары быел тулмас кебек. “Урман сулары төшү ихтималын да истә тотабыз“, – ди Искәндәр Юзаев.
– Оренбург өлкәсендәге хикмәтләрне кара әле син! – дим.
– Минем энекәш Инсаф хәзерге вакытта шунда, коткару эшләре белән мәшгуль, менә видеоязма да җибәргән.
– Ул анда ничек барып чыкты?
– Екатеринбургта МЧС институтында укый. Курсантларны шунда җибәргәннәр.
Менә шулай Искәндәр Юзаев районыбызда иминлекне саклый, энесе Инсаф Самара өлкәсендә табигать бәла-казасы белән көрәшә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Видеоны сылтама буенча карарга була

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X