Көтеп карыйк
Атна уртасында Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Әмма температура төшми. Татарстан Гидрометүзәге шулай фаразлый.
Республикада антициклон тәэсирендә тыныч, коры һәм бик җылы һава торышы урнашкан иде.
31 март һәм 1 апрель, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, явым-төшемнәр әле көтелми. Төнлә термометр баганалары +4..-1 градуска кадәр төшәчәк (31 мартта көнчыгышта -5 градуска кадәр). Көндез һава +8..+16 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе, 2 апрель, иртән һәм көндез көньяк циклонының атмосфера фронты республикага яңгырлар алып киләчәк. Дымлы һава торышы төнлә 0 дән +5 градус, көндез +9..+14 градусны тәшкил итәчәк.
Метеорологларның мәгълүматлары буенча, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 3, 4 һәм 5 апрель көннәрендә, төбәк территориясендә урыны белән яңгырлар явуы ихтимал. Температура фоны элеккечә диярлек калачак: төнлә 0 дән +5 градуска һәм көндез +9..+14 градуска кадәр җылы булачак.
Чыганак: "Яшел Үзән"
Нет комментариев