erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Яшен һәм яңгыр вакытында үтәлергә тиешле иминлек чаралары

Сак булыгыз!

14 июньдә төнлә һәм иртән Татарстанда томан, ә көндез һәм кич белән яшенле яңгыр һәм җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитү көтелә. Кайбер районнарда көчле яңгыр һәм боз яву ихтимал.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын кисәтә: реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына качып торырга ярамый. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylarga-yasen-ham-yangyr-vakytynda-utalerga-tiesle-iminlek-caralaryn-atadylar-5925005


Арча хәбәрләре

Нет комментариев