erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яхшы волейболчылар республика ярышына барачак

“Арча” спорт комплексында 2010-2011 елгы малайлар hәм кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды.

Бу ярышлар ноябрь аенда узачак республика беренчелегенә иң көчле волейболчыларны сайлап алу туры буларак үтте. 6 малайлар hәм 4 кызлар командасы ярышты. Ярышлар каты барды. Һәркемнең җиңәсе килде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.

Кызлар арасында

1. Кәче мәктәбе командасы (тренеры Нияз Гатауллин)

2. Урта Курса мәктәбе командасы (тренеры Азат Баһаветдинов)

3. Яңа Кенәр мәктәбе командасы (тренеры Зөлфәт Хәйруллин)

Малайлар арасында

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1.Иске Чүриле мәктәбе командасы (тренеры Рәшит Сафин)

2. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәп, Арчаның 6нчы мәктәбе, Кәче мәктәбе укучыларыннан торган җыелма команда (тренеры Нияз Гатауллин)

3. Арчаның 5нче гимназиясе командасы (тренеры Азат Баһаветдинов)

“Арча” спорт комплексы методисты Фәгыйлә Борһанова: “Командалардан оста уйнаучылар сайлап алынып, җыелма команда булып республика ярышына барачак”, – диде.

Волейболчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X