Идел буенда «Барракуда» теплоходы су астына киткән
Шимбә көнне Самара өлкәсендә Поджабный утравы янында «Барракуда» теплоходы су астына киткән, һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Бу хакта журналистларга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«11:10 да (Мәскәү вакыты белән 10:10) хәбәр килде: Самараның Поджабный утравы районында Идел елгасында «Барракуда» теплоходы су астына киткән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Идел буе тикшерү идарәсендә журналистларга хәбәр итүләренчә, теплоходтан дүрт экипаж командасы коткарылган. Ведомство вакыйгага бәйле рәвештә тикшерү үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев