Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Игенче" хуҗалыгы басуларында

    Басуларның торышын карап торырга кирәк шул.

    -- "Россельхозцентр"  Арча районы  булеге   белгечлэре тарафыннан "Игенче" агрофирмасы  бусуларындагы  игеннэрнең торышы карап чыгылды, -- дип хәбәр итте баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов. --  “Игенче” агрофирмасы сөрүлек җирләре буенча районда иң зур хуҗалык булып тора. (13685 га мәйдан). Ул республиканың 3 районы – Биектау, Теләче, Питрәч районнары белэн чиктәш. Хуҗалыкның Биектау чигеннән  Теләче чигенә кадәр 50 км артык юл үтәргә кирәк.  Районда 2021 елның июнь аенда урыны белән 25-35 мм га кадәр явым-төшем булып үтте. (Июнь аеның нормасы 61 мм).

    Наласа авылында бу сан 4 мм артмаган. Үсемлекләрнең тамыр системасы коры туфракта булуына карамастан, 2-3 тапкыр яфрактан тукландыру, авыру-корткычларга каршы эшләү нәтиҗәсе буларак уңыш уртача үсә. Теләче, Питрәч чикләрендәге басуларда явым-төшем булганлыктан бөртекле культуралар – көзге һәм язгы бодай, арпа, солы культураларында югары уңыш формалаша.

    Реклама

    Хужалыкта 145 гектарда  утыртылган   бәрәңгенең 70 гектары сугарыла.

    Хужалыкта  традицион культуралардан тыш --- көзге рыжик, киндер, ногыт борчагы (нут) көнбагыш, тары культуралары игелә.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: