«Игезәкләр көткәнемне беркем белмәде...»
Динә һәм Рафаэль Латыйповлар бер көнне ике тапкыр әти-әни булган.
– Ул чакта УЗИлар юк иде бит әле, игезәк балалар көткәнемне белмәдем, – дигән Динә ханым "Сөембикә" хәбәрчесенә. – Әйе, бик авыр таптым. Аңымны җуйганмын... Бөерләр белән проблема килеп чыккан иде. Кызларым икәү булганны икенче көнне генә ахыргача төшенеп җиттем бугай.
Без әле ул чакта авылда, Толымбайда яши идек. Авыл фельдшеры гел икеләнде: "Динә, балаң икәү түгелме икән? Йөрәк тавышын икене ишетәм шикелле", – дия иде. Бала тудыру йортында да балаларның икәү икәнен шунда ук аңламаганнар.
Ә үземнең сиземләү булды. Мин хәтта исемнәрне дә икене әзерләп куйган идем. Юрганны берне генә алсам да, Рафаэльгә: "Алай-болай игезәкләр туса, тагын бер юрганны шуннан барып алырсың", – дип әйтеп калдырдым.
Кызлар инде күптән үсеп буй җитте, икесе дә үз гаиләсен корды. Безнең бүген инде өч оныгыбыз – өч улыбыз бар. Бельгиядә яшәүче Илнарабызның улы әле күптән түгел генә туды.
Бу хакта тулырак:http://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/igezklr-ktknemne-berkem-belmde
Фото:vk.com
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/Igez-kl-r-k-tk-nemne-berkem-belm-de-175987/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев