erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике машина катнашындагы авариядә ике кеше үлгән, берсе - хастаханәдә

Автоледи идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән

Татарстан юлында җиңел һәм йөк автомобильләре катнашындагы авариядә әнисе һәм улы һәлак булган, тагын бер малайны хастаханәгә озатканнар.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Алексеевск районы трассасында 14нче модельле «Лада» автомобилен «иярләгән» 39 яшьлек хатын-кыз идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина тимер өеменә әверелгән.

«Лада» автомобилендә, хатын-кыздан тыш, аның 9 һәм 10 яшьлек уллары да булган. 9 яшьлек малай әнисе белән шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган икенче малайны Алексеевск хастаханәсенә озатканнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәлакәт булган урынга район прокуроры Павел Абрамов юл тоткан. Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре тикшерелә.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/08-03-2021/tatarstan-yulynda-ike-mashina-katnashyndagy-avariyad-ike-keshe-lg-n-berse-hastahan-d-5811391

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X