erid:2VtzquqpS7d
Илюс Галимов Татарстан данын яклаячак
Арча яңалыклары

Илюс Галимов Татарстан данын яклаячак

9–11 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасының «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында катнашачак җыелма командасын әзерләүгә һәм мотивацияләүгә багышланган белем бирү сменасы узды.

Арча педагогика студенты Илюс Галимов та Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керде. Ул «Робототехника» компетенциясе буенча сайлап алу этабы җиңүчесе буларак республика данын яклаячак. 

Өч көн дәвамында катнашучыларны бай программа көтте: лекцияләр, мастер-класслар, тренинглар һәм командалы уеннар. Төп максат — республикабызның төрле почмакларыннан җыелган яшьләрне бер командага туплау, аларны яңа җиңүләргә рухландыру һәм «Абилимпикс» чемпионатына бердәм рух белән әзерләү. 

    Чыганак: Арча педагогика көллияте

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев