erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илкүләм проектлар тормышка ашырыла

Нәрсәләр эшләнгән.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанның 114 гомуми белем бирү оешмасында урнашкан «Үсеш нокталары» үзәкләренә яңа җиһазлар һәм укыту әсбаплары сатып алынган. Бу максатларга «Мәгариф» илкүләм проекты нигезендә 175 млн сум акча тотылган. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Шулай ук «Демография» илкүләм проекты нигезендә республиканың тугыз спорт мәктәбе өчен 52,9 млн сумга 5 автобус, спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алынды.

«Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә 743 китап басмасы цифрлаштырылды, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә виртуаль концерт заллары кирәкле техника белән тәэмин ителде. Моның өчен 4,8 млн сум тотылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2021 ел башыннан Татарстанда 112,4 млн сумлык 548 урманнарны янгыннардан саклау һәм урман хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Техника урманнарны янгыннардан торгызу, урман утырту һәм саклау өчен кирәк. Эшләр «Экология» илкүләм проекты нигезендә үткәрелде. Моннан тыш, агымдагы елда 3,9 мең гектарга якын урман торгызылды.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/business/11-12-2021/tatarstan-sesh-noktalary-na-ilk-l-m-proekt-nigezend-175-mln-sumlyk-i-az-alyndy-5844925

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X