erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча видеоконференция булды

Район хакимиятенең утырышлар залында илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча видеоконференция булды.

Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Татьяна Ларионова алып барды. Видеоконференциядә Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.

Һәр мәктәптә шахмат зонасын булдыру турында сөйләшү булды.

– Республикада меңнән артык мәктәптә шахмат зоналары ачылган инде. Нигездә, шахмат уены белән өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнәләр. “Бердәм Россия” партиясе, алар барлык белем бирү учреждениеләрендә дә булырга тиеш, дигән фикердән чыгып, шахмат зоналарын мәктәпләрдә ачу мәсьәләсен күтәрде. Билге өчен генә түгел, сыйфатына да игътибар ителсен, – диде Татьяна Ларионова. – Онытмагыз, шахмат зоналары ачылу ул балалар өчен үзе бер бәйрәм булырга тиеш.

Соңыннан, киңәшмә тәмам-лангач, сөйләшенгәннәр буенча әңгәмә оештырылды, Алсу Мөхәммәтова бу мәсьәләне тизләтү буенча сүз алып барды, мәктәпләрдә шахмат зоналары 20 июньгә кадәр ачылып бетәргә тиешлеге турында белдерде.

Безнең районда график нигезендә 30 мәктәптә шахмат зоналары булырга тиеш. Бүгенгә шуларның 16сы ачылган. Җаваплы кешеләр – район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары. Алар иганәче буларак ярдәм күрсәтә, ягъни финанс ягыннан булыша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әле шушы көннәрдә генә Иске Кырлай мәктәбендә шахмат зонасы ачу тантанасы булды. Ул Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин ярдәме белән эшләнгән.

Татьяна Ларионова шахмат зоналарының сыйфатлы булырга тиешлегенә басым ясады. Безнең районда бу мәсьәләгә караш аеруча катгый. Кайсы мәктәпне генә алма, уңайлы өстәлләр, урындыклар, стендлар, хәтта кайберләрендә шахмат уенын күзәтеп бару өчен экран да бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары да бу эшкә үз өлешләрен кертә. Лотфулла Шәфигуллин Яңа Кишет мәктәбендә шахмат зонасы эшләүдә булышкан. Район Советы депутатлары Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Энҗе Минһаҗева, китапханәче Надия Йосыпова да үз өлешләрен керткән. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Диләрә Хафизова өеннән шахмат алып килгән.

Лотфулла Шәфигуллин Арчаның өченче һәм Иске Ашыт мәктәпләренә ярдәм күрсәткән. Иске Ашытта шахмат зонасы ачылган да инде. Тиздән андый зона Марат Әхмәтов ярдәме белән Хәсәншәех мәктәбендә дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X