erid:2VtzquqpS7d
Илсөя Бәдретдинова хастаханәгә эләккән
Арча яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова хастаханәгә эләккән

Танылган җырчы тавышы бетеп, Казандагы 18нче хастаханәгә эләккән. Шул сәбәпле ул 6,7 февраль көнне Теләче һәм Балык Бистәсендә булачак концертларын кичектерергә мәҗбүр булган.

“Кадерле дуслар, һаман рәткә килеп бетеп булмый. Иртәгә өстәмә концертларыбыз булырга тиеш иде. Без аларны кичектерергә мәҗбүрбез. Барлык сатып алган билетлар да актуаль. Уңайсызлыклар китергәнемне беләм, гафу итегез, хәлемә керегез, аңлагыз! Сәламәт булыгыз”, - дип мөрәҗәгать итә ул тамашачыларына. 

Табиб аңа җылы, әмма кайнар булмаган чәй эчәргә, салкын, тозлы, әче, төче, сохари, чипсы ашамаска, сөйләшмәскә киңәш иткән. 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ilsya-bdretdinova-khastakhang-elkkn

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев