erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң хөрмәтле кешеләр сез!

Узган атнада район Мәдәният йортында күңелләргә хуш килерлек тантана булды

2023 ел Россия Федерациясе Президенты В.Путин Указы белән  “Укытучы һәм остаз“ елы дип игълан ителгән иде. Әлеге тантанада районда шушы елда мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, алдынгы педагогларны, игелекле остазларны бүләкләделәр.

Бәйрәмдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тәбрикләде.

– Укытучы хезмәте иң зур хөрмәткә лаек, – диде ул. – Әлеге хезмәт гаять зур сабырлык, һөнәри осталыкны даими үстерә баруны таләп итә. Бүген без “Укытучы һәм остаз“ елында матур уңышларга ирешкән алдынгыларыбызны хөрмәтлибез, белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт итүче һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Педагог, тәрбияче, остаз җәмгыятьтә иң хөрмәтле кешеләр булды һәм шулай булып кала, алар ярдәмендә хезмәткә, фәнгә, сәнгатькә, әдәбиятка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә.

Районда мәгариф системасы тотрыклы эшли. Барысы 35 гомумбелем оешмасы бар, аларда 6020 бала укый.

Мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасы даими яңартыла. Узган ел 500 урынга исәпләнгән Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей файдалануга тапшырылды. Анда ныклы белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.  Күптән түгел генә анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булып китте һәм “Могҗиза бу!“ – дип бәяләде.

Районның педагогик кадрлар составы озак еллардан бирле тотрыклы булып кала. Барысы 1117 педагог эшли, аларның 274е югары квалификация категориясенә, 635е беренче квалификация категориясенә ия. Яңа уку елында район мәктәпләренә 15 яшь белгеч килде, аларның 5се максатчан кабул итүнең өченче чыгарылышыннан. 2023 елда максатчан кабул итү кысаларында педагогик юнәлеш буенча районнан 3 чыгарылыш сыйныф укучысы укырга керде.

Безнең район предмет олимпиадалары йомгаклары буенча республикада 11нче урында. 2023 елда район укучылары 136 призлы урыннар яуладылар, шуларның 14е – җиңүчеләр, 122се призерлар.

Арчаның 1нче урта мәктәбе укучысы Азалия Шиһабиева укучыларның Бөтенроссия олимпиадасында сәнгать предметы буенча җиңүче булды. Татар һәм рус телләре буенча халыкара олимпиадада 5 җиңүчебез һәм призерыбыз, татар теле буенча Федераль олимпиадада – 2, Бөтенроссия “Илһам“ конкурсында 7 җиңүче һәм призерыбыз бар. Предмет олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Арчаның 1нче, 2нче, 6нчы һәм Шушмабаш урта мәктәпләре республиканың иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районда милли гомумбелем учреждениеләре челтәре саклана, аңа татарча укыту белән 26 мәктәп керә (3110 укучы). Балаларны татарча укыту һәм тәрбия бирү күрсәткече 93,57 процент. Шурабаш мәктәбендә дәүләт телләрен өйрәнү белән бергә башлангыч сыйныфларда мари телендә дә укыйлар.

Районның 3 мәктәбе эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча республика инновация мәйданчыклары булып торалар.

Мәгариф системасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту мөһим юнәлешләрнең берсе. Районда инклюзив белем бирү системасын булдыру буенча планлы эш алып барыла. Арчаның 2,6,7нче мәктәпләре, 5нче гимназия, 3нче номерлы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы инклюзив белем бирү буенча база мәктәпләре булып тора, аларда балаларны җайлаштырылган укыту программалары буенча укыту өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Районда 2 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 3500 бала шөгыльләнә. Бала мөмкинлекләрен тулысынча ача алсын өчен бик күп проектлар тормышка ашырыла. Барлык проектлар Арча районында тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Укытучы һәм остаз елында мәгариф системасы актив яңартылды. Федераль дәрәҗәдә дәреслекләр исемлеге, мәгариф программалары булдырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, аның урынбасары Эльвира Вафина яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдәге уңышлары өчен бер төркем педагогларга, “Тату сыйныф серләре“ ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясаучыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәмдә чыгышлар, бүләкләүләр матур җырлар белән  аралашып барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X