erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Информатикадан бердәм дәүләт имтиханы быел компьютерда тапшырылачак

2021 елда Татарстанда информатиканы сайлаучылар саны 588гә артып, 2536га җиткән

Информатикадан бердәм дәүләт имтиханы быел беренче мәртәбә компьютерда тапшырылачак.

«Имтиханны компьютерда тапшыру программалаштыруга, электрон таблицалар белән эшләүгә һәм мәгълүмати эзләнүгә биремнәр кертергә мөмкинлек тудырды», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, 2021 елда биремнәрне С++, Java, C#, Pascal, Python, Мәктәп алгоритмик теле кебек программалаштыру телләрендә эшләү рөхсәт ителә. Бейсикта мисаллар булмаячак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Без хәзер информатика буенча БДИ узачак аудиторияләрне җиһазландырабыз. Компьютерлар, сканерлар, принтерлар сатып алабыз. Имтиханнар башланганчы барлык шартларны булдырачакбыз», — диде Илсур Һадиуллин.

Быел информатикадан 2536 татарстанлы БДИ тапшырачак. Имтихан тапшыру форматы үзгәрсә дә, информатиканы сайлаучылар саны узган ел белән чагыштырганда 588 кешегә арткан.

 https://tatar-inform.tatar/news/science/09-03-2021/informatikadan-berd-m-d-l-t-imtihany-byel-kompyuterda-tapshyrylachak-5811581

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X