erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөрәкләре кушканча

Һәм бу әле чик түгел.

Шәһәр ветераннары гуманитар ярдәм күрсәтүгә актив кушылды. Пенсионерлар тырышлыгы белән соңгы арада гына да дүрт маскировка өчен сетка бәйләнде, гуманитар ярдәм җыелды. Соңгы вакытта алар солдатларга дару үләннәреннән чәйләр әзерли. Аларны капларга тутыралар, өстәвенә әле киптерелгән җиләк-җимешләрдән тәмләткечләр дә әзерлиләр. Моннан тыш бик күп әйбер – эчке кием-салым, оекбашлар, сөлгеләр, бәйләгән мунчалалар, киптерелгән яшелчәләр, сохарилар һәм башкаларны җыялар. Һәм бу әле чик түгел. Алар көн дә хәрәкәттә, көн дә нәрсәдер эшли, ясый, киптерә, тутыра. Егетләргә ярдәмгә үзләреннән аз гына булса да өлеш кертә алуларына сөенә-сөенә эшли.

Россия пенсионерлар берлегенең Татарстанның Арча районы җирле бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова әйтүенчә, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина белән берлектә эш алып баралар. Социаль челтәрдә үз төркемнәрен булдырганнар. Шунда гына язып салалар. Бернинди мәҗбүр итү юк. Йөрәкләре кушканча һәркем әйтү белән килеп җитә, киптерелгән үләннәр, яшелчә, җиләк-җимеш тә китерә пенсионерлар. Бу эшкә арчалар гына түгел, авыллардан да өлкәннр кушылып киткән. Авылларга чыгып маскировка өчен сеткалар үрү буенча осталык класслары да үткәрәләр икән әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәсемдә: (сулдан уңга) Иң активлар Гәүһәрия Әһлиева, Гөлзидә Йосыпова, Руфия Баһаветдинова, Наталья Новикова, Энҗүдә Шәмәрдәнова, Әлфия Абдрахманова. Бу фотога Роза Әхмәтҗанова, Алсу Зыятдинова, Гөлнәзирә Рәхмәтуллина, Светлана Петрова кермәгән. Алар да чакыру белән килеп җитеп, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X