Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ир ярты ел мәете белән яшәгән

    Күршеләре подъездда авыр ис барлыкка килгәч, хокук сакчыларын чакырта.

    Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хатынның үле гәүдәсе ярты ел аның белән бергә яшәгән ирнең фатирында яткан. Пленкага төрелгән кырык җиде яшьлек хатынның гәүдәсе ЗЯБ бистәсендәге йортларның берсендә табылган. Әлеге хәл турында хокук сакчыларына бу йортта яшәүчеләр җиткерә. Алар подъездда авыр ис булуга игътибар иткән. Урынга хокук сакчылары килә. Аларны күреп, илле яшьлек фатир хуҗасы үз-үзен үтерергә маташкан. Ирне коткарып кала алганнар. Әлеге вакытта хатынның үлү шартлары ачыклана. Фото: ntr-24.ru

    Реклама

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yarti-el-s-yg-nene-m-ete-bel-n-yash-g-n-268704/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: